- Бу проектның Башкортстанда өченчегә үткәрелүе - эшебезнең дәрәҗәсен бәяләү, чара бер төбәктә дә бу күләмдә оештырылмады. Бездә эшкуарлыкның төрле өлкәләрендә коррупциягә каршы тәҗрибә эшләнде һәм без моның белән уртаклашабыз. Эшкуарлык өлкәсендә муниципаль дәрәҗәдә коррупцион тәҗрибәләрне булдырмауга каршы механизмнарны гамәлгә ашыру - безнең максатыбыз, - ди Башкортстанда Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил Рафаил Гыйбадуллин.