Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Икътисад
25 февраль 2019, 14:14

"Бизнес киеренкелектә булганда, инвестицияләр җәлеп итү авыр..."

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республиканың районара, район, шәһәр судлары рәисләренең йомгаклау семинар-киңәшмәсендә чыгыш ясады.

– Суд - кешенең проблемаларын хәл итү өчен мөрәҗәгать иткән соңгы инстанция. Шуңа күрә суд системасы закон сагында торырга тиеш, - диде республика җитәкчесе.

Радий Хәбиров бизнес проблемаларын аерым билгеләп үтте.

– Милек бәхәсләре белән бәйле һәр эшкә төпле һәм аңлаешлы якын килергә кирәк. Намуслы бизнес даими рәвештә административ, салым, җинаятьчеләр эзәрлекләве куркынычы астында булырга тиеш түгел. Владимир Путин үзенең Юлламасында эшкуарларга карата мондый мөнәсәбәткә юл куелмаска тиешлегенә аерым игътибар юнәлтте, - дип искәртте Радий Хәбиров.

Бизнес киеренкелектә булганда, инвестицияләр җәлеп итү турында сүз алып бару авыр, диде ул.

– Безнең урта һәм кече бизнесны үстерү, эре, шул исәптән чит ил инвестицияләрен җәлеп итү буенча зур планнарыбыз бар. Сезнең ярдәмгә исәп тотабыз, сездән башка нормаль икътисад төзеп булмаячак, — дип мөрәҗәгать итте судьяларга республика җитәкчесе.
Читайте нас: