– Без Сезне республикада кабат күрүебезгә бик шат. Сез - Башкортстанда бик эре чит ил инвесторы. Шуңа күрә безгә Сезнең предприятиенең монда үзен уңайлы хис итүе бик мөһим. Әмма бүген безне барыннан да бигрәк Сезнең киләчәктә дә инвестицион проектларны үстерергә җыенуыгыз сөендерә, – диде Радий Хәбиров.
– Республиканың компаниягә ярдәм итәргә әзер булуын күрәбез. Безнең өчен бу бик мөһим. Кайбер проектларыбыз буенча ниятләребез бар. Иң беренче чиратта, Әбҗәлил районында цемент заводы төзибез. 2020 ел уртасында төзелешне тәмамларбыз дип өметләнәбез. Параллель рәвештә без керамик плитә җитештерүне киңәйтү өчен проект эшләре белән шөгыльләнәбез. 2020 елда биредә төзелеш эшләре башлыйбыз, – дип билгеләп үтте Йозеф Ласселсбергер