Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Икътисад
15 февраль 2019, 11:56

Республиканың инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру мөһим

Сочида Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров Яңа проектларны алга әйдәү буенча стратегик башлангычлар агентлыгының генеральный директоры Светлана Чупшева белән очрашты.

Эшлекле сөйләшү барышында республиканың әлеге агентлык проектларында катнашу аспектлары турында сүз барды.

Тагын да төгәлрәк әйтсәк, сүз Русия Федерациясе субъектларындагы инвестиция климатының дәүләт рейтингында һәм төбәкләрдәге социаль-икътисади үсешнең иң яхшы тәҗрибәләре һәм башлангычлары буенча Бөтенрусия конкурсында катнашуы турында бара.

Радий Хәбиров билгеләвенчә, Башкортстан өчен Агентлык белән хезмәттәшлек итү бик мөһим. Республика киләчәктә дә инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру һәм ныгыту өчен әлеге бәйләнешне үстерү чарасын күрәчәк.
Читайте нас: