Якты юлдан
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
15 февраль 2019, 16:34

Кредитмы, әллә рассрочкамы: кайсы отышлырак?

Еш кына кибетләрдә товарны йә кредитка, йә рассрочкага алырга тәкъдим итәләр. Өлешләп түләүнең өстенлекләре нәрсәдә, әллә кредит рәсмиләштерү отышлыракмы?

Аермасы
Кредиттан аермалы буларак, рассрочка вакытында товар өчен өлешләп түләргә туры килә. Бу очракта гадәттә беренчел кертем таләп ителә. Игътибарлы булырга кирәк, комиссия, өстәмә түләүләр дә булырга мөмкин. Кайбер кеше рассрочкага товар сатып алганда банкка катнашы юк дип уйлый, әмма бу алай түгел. Рассрочканы алганда, килешү төзелә, банк заемы бирелә. Кыскасы, кешенең кредит тарихына бу хакта мәгълүмат теркәлә. Кредит – акчаларны йә товарны процентка бирү дигән сүз. Бу вакытта килешүдә товар өчен өстәмә күпме түләнәчәге, кредит шартлары – барысы да аңлатыла. Озак вакытка кредит алганда, процентлар аркасында товар суммасының яртысын диярлек өстәмә түләргә туры килүе бар.


Үзенчәлекләре
Кредитны бары банк аша гына рәсмиләштереп була, рассрочка турындагы килешүне товар сатыла торган кибетләрдә дә төзиләр. Өлешләп түләү турындагы килешү өчен паспорт кына да җитә, ул 15-20 минут эчендә әзер булса, кредит биргәндә банк керем, эш урыны турында документлар соратырга хаклы. Клиентның кредит тарихы да җентекләп тикшерелә. Кайбер җитди сәбәпләр аркасында, банк кредит бирмәскә дә мөмкин. Рассрочка вакытында залог кирәк түгел, шуңа да сатып алучылар өчен бу төр килешү күпкә җайлырак. Дөрес, бөтен товар да рассрочкага бирелми. Аеруча кыйммәтле товарларны өлешләп түләү нигезендә сәүдә итү сатучы өчен куркыныч булуы бар, сатып алучы акчаны түләмичә югалырга мөмкин.
Киңәшләр
Теге яки бу килешүне төзер алдыннан барлык таләпләр, кагыйдәләр белән җентекләп танышып чыгыгыз. Еш кына, рассрочка дигән булып, яшерен кредит тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Әгәр нәрсәдер шик уята яки аңлашылмый икән, килешүне төзүче кешедән кабатлап сорарга кыенсынмагыз. Кредит, рассрочка рәсмиләштергәнче, ул товарны чынлап та хәзер сатып алырга кирәкме икәнен ныклап уйлагыз.

Читайте нас: