Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Икътисад
15 февраль 2019, 12:50

30 миллиард сумлык килешүләр төзелде

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге республика делегациясе – Сочида үтүче Русия инвестиция форумында.

Русия инвестиция форумы кысаларында төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров агросәнәгать комплексы өлкәсендә гомум суммасы 30 миллиард сумлык килешүләр төзеде.


Аерым алганда, Радий Хәбиров һәм “Северная Нива Башкирия” җәмгыяте генеральный директоры Петр Дубянский Ярмәкәй районында сөт җитешерүгә тәгаенләнгән “Семено-Макарово” терлекчелек комплексы төзү һәм Бәләбәй, Бишбүләк районнары территориясендә тагын шундый өч комплекс булдыру нияте буенча инвестиция килешүләренә кул куйдылар.

Читайте нас: