Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Икътисад
30 гыйнвар 2019, 13:35

Үзәк банк Башкортстан оештырылуның 100 еллыгына тәңкәләр чыгара

Русия Үзәк банкы Башкортстан оештырылуның 100 еллыгына 3 һәм 50 сумлык истәлекле тәңкәләр чыгара.

Тәүге көмеш тәңкәдә милли батыр Салават Юлаев һәйкәле һәм республиканың тарихи-мәдәни үзенчәлеге төшерелгән. Акчала Дуслык монументын һәм нефть вышкасын да күрергә мөмкин. Өч сумлык тәңкәнең тиражы өч мең данә тәшкил итә.


50 сумлык алтын тәңкәдә Конгресс-холл һәм Башкортстанның дәүләт гербы сүрәтләнгән. Арттарак – башкорт орнаменты. Бу акча 1000 данә белән чыгарыла.


Кагыйдә буларак, Үзәк банк истәлекле тәңкәләрне коммерция банкларының махсус бүлекләре аша сата. Чыгару 2019 елның 1 февраленә билгеләнгән.

Читайте нас: