Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Икътисад
28 гыйнвар 2019, 12:11

Кулланучылар кәрзине кыйммәтләнергә мөмкин

Диетологлар ит, эремчек, йомырка һәм җиләк-җимешне арттырырга, икмәк һәм шикәр санын киметергә тәкъдим итте.

Россия кулланучылар кәрзиненә күбрәк ит, балык, йомырка, эремчек һәм җиләк-җимеш өстәргә тәкъдим иттеләр. Бу аның 30 процентка артуына китерәчәк. Тиешле тәкъдимне федераль туклану һәм биотехнологияләр үзәге Россия Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгына юллаган.


Белгечләр итне 5 процентка, балыкны — 16 процентка, кош-кортны — 11 процентка, ә эремчек һәм йомырканы 14 процентка арттырырга тәкъдим итәләр. Моннан тыш, җиләк-җимеш һәм яшелчә күләмен 17 процентка арттырырга һәм тоз, икмәк, үсемлек майлары һәм шикәр санын киметергә тәкъдим ителә.


Диетологларның тәкъдиме россиялеләрнең симерүдән, артык авырлыктан һәм диабеттан интегүе белән бәйле.


Кулланучылар кәрҗинен 2021 елга яңартачаклар.

Читайте нас: