Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Икътисад
22 гыйнвар 2019, 11:30

Агачка хак артты

Русия Хөкүмәтенең 2017 елның 11 ноябрендә чыккан "Федераль милектә булган урман ресурслары күләме берәмлеге һәм урман участогы мәйданы берәмлеге өчен түләү ставкасына коэффициентлар турында"гы карарына ярашлы, быелдан түләү артты.

Федераль милектәге урман ресурсларының бер кубометрына хак 9,6% ка күтәреләчәк. Былтыр түләү ставкасына 2,17 коэффициенты кулланылса, хәзер – 2,38, ә 2020 елда 2,62 коэффициенты куела.


Урман участтогына бер гектары өчен аны файдалануның бөтен төрләре буенча 20,4% ка арта. Былтыр 1,57 коэффициенты кулланылса, хәзер – 1,89, ә киләсе елда 2,26 булачак.


Утын өчен агачның бер кубометрының хакы былтыр 79,3 сум булса, быел 86,9 сум тәшкил итә. Төзелеш өчен яфраклы агачның кубометрына түләү былтыр 109,8 сум булса, быел – 120,3 сум, ылыслы агачның хакы 493 сумнан 540,3 сумга кадәр арткан.

Читайте нас: