"Московский комсомолец" язуынча, чират пилмәнгә җиткән. Эксперимент уздыргач, алар кайбер җитештерүчеләр саткан пакетларда 1 кг пилмән түгеллеген, 800 грамм икәнен ачыклаган.
Россия кулланучылар берлеге рәисе Пётр Шелищ әйтүенчә, төргәктә күрсәтелгән кадәр продукция булса, моны алдау дип санап булмый. Бу очракта бер генә киңәш - төргәктә язылганны укырга кирәк.
Әмма күп кенә җитештерүчеләр төргәктә 1 килограмм дип яза, әмма чынлыкта 900, 800 грамм продукция сала. Бу очракта җитештерүчене җавапка тартырга мөмкин. Белгеч контроль үлчәү приборларыннан файдаланырга өнди. Төргәктә күрсәтелгәнгә караганда азрак күләмдәге продукция булганда, җитештерүче сыйфатсыз товар саткан булып санала. Ә инде бу даими булса, җитештерүчене мошенниклыкта да гаепләргә була.
Петр Шулищ әйтүенчә, хәзер шырпыны да иллене түгел, азрак сала башлаганнар.
"Московский комсомолец" исә Вологда өлкәсендә йомырканы данәләп сатуга күчкәннәре хакында яза. Бер йомырка 7 сум 70 тиен тора. Берәмтекләп караганда, сумма аз булып күренә.