Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Икътисад
28 декабрь 2018, 13:12

Башкортстан буенча Пенсия фонды 1 гыйнвардан пенсиянең артуы турында хәбәр итә

1 гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларның страховка пенсиясе, шул исәптән билгеләнгән түләү 7,05% индексацияләнә.

Русия Пенсия фонды Башкортстан буенча бүлекчәсенең матбугат хезмәте белдерүенчә, өстәмәнең күләме индивидуаль һәм пенсиянең күләменә бәйле. Пенсионерларга арттырылган түләүләрне яңа елның 3 гыйнварыннан ук таратыла башлый.


Эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләү тәртибе үзгәрми. Пенсия эштән киткән очракта гына бөтен индексацияләрне исәпкә алып түләнә башлый.


1 апрельдән эшләгән һәм эшләмәгән хаклы ялдагыларга дәүләт тәэминәте буенча пенсияләр, шулай ук социаль пенсияләр 2,4% индексацияләнә. Бу Башкортстанның 98,6 мең пенсионерына кагыла. Бер вакытта күләме социаль пенсияләрнең артуына бәйле булган башка түләүләр дә индексацияләнә.


Матди тәэминәтенең гомуми суммасы республикадагы яшәү минимумыннан ким булган бөтен эшләмәгән пенсионерлар ел дәвамында пенсиягә социаль өстәмә ала. Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтай 2019 елда пенсиягә социаль өстәмә билгеләү өчен пенсионерның яшәү минимумы 8645 сум күләмендә раслаган.

Читайте нас: