Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Икътисад
27 декабрь 2018, 11:44

Вәкиллекләр ачылачак

Республика Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров "Инвестиция сәгате" үткәрде.

Республиканың Тышкы икътисади бәйләнешләр буенча дәүләт комитеты рәисе Руслан Мирсаяпов халыкара хезмәттәшлекнең төп күрсәткечләре динамикасы турында мәгълүмат җиткерде.

Аңа ярашлы, Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнеше шушы елның ун аенда 4,5 миллиард доллар тәшкил иткән. Беренче яртыеллыкта төбәк икътисадына 39,3 миллион доллар чит ил инвестицияләре кергән.

Башкортстанның партнер илләренең беренче унлыгына Латвия, Беларусь, Кытай, Германия, Казахстан, Һиндстан, Нидерланд, Төркия, Финляндия һәм Польша керә.

Якын вакытта халыкара хезмәттәшлек турында сигез яңа килешү әзерләнәчәк. Моннан тыш, киләсе ике елда берничә чит илдә, атап әйткәндә, Австрия белән Төркиядә, республика вәкиллекләре ачу планлаштырыла.

Республика җитәкчесе тышкы сәүдә әйләнеше һәм Башкортстан икътисадына чит ил инвестицияләре кертү күрсәткечләренә игътибар юнәлтте һәм эшнең тиешле дәрәҗәдә алып барылмавы уңаеннан канәгатьсезлек белдерде.

Ул Русиянең әйдәүче төбәкләре эшен җентекле анализлау зарурлыгын белдерде. Аның нәтиҗәләре буенча тышкы икътисади эшчәнлекне активлаштыру буенча чаралар исемлеге әзерләргә кушты.



Фото: Башинформ
Читайте нас: