Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Икътисад
25 декабрь 2018, 12:44

Башкортстанда 2019 елның 1 январеннән беренче бала өчен 300 мең сум түләү туктатыла

Башкортстанда 2019 елның 1 январеннән соң туган беренче бала өчен 300 мең сум түләү туктатыла. Республика программасын озайтырга җыенмыйлар. Республика Хөкүмәте вице-премьеры вазифасын башкаручы Ленара Иванова сүзләренчә, акча 2019 елның 1 июленә кадәр документ тапшырып өлгергән гражданнарның льготалы категорияләренә гына бирелә.

«Программага эләккән яки эләгергә тиешлеләрне генә тәэмин итү күзаллана. Әлбәттә, 2019 елның 1 январенә кадәр туган балаларга гына», — ди Ленара Иванова.


Хәтерегезгә төшерәбез, «Беренче бала өчен 300 мең» республика программасын Башкортстанның элекке башлыгы Рөстәм Хәмитов башлаган иде. Сертификатлар тапшыру мәсьәләсе өчен төбәкнең Төзелеш буенча дәүләт комитеты җавап бирде.

Читайте нас: