Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Икътисад
21 декабрь 2018, 14:39

Башкортстан парламентарийлары 2019 елга республика бюджеты кабул итте

Башкортстан Дәүләт Җыелышы депутатлары пленар утырышта 2019 елга республика бюджетын кабул итү өчен тавыш бирде. Киләсе елда Башкортстан бюджетының кереме — 175, 6 миллиард сум (башлангыч уку белән чагыштырганда 3,4 миллиард сумга күбрәк), чыгымы 195,6 миллиард тәшкил итәчәк. дефицит — 20 миллиард сум, аны элеккеге елларда тупланган һәм үзләштерелгән акча хисабына каплау күзаллана.

2020 һәм 2021 елларда бюджет параметрлары үзгәрми һәм түбәндәгечә тәшкил итә: керем — 167,5 миллиард сум һәм 174,3 миллиард сум, чыгым — 187,5 миллиард сум һәм 187,3 миллиард сум.


Бюджет чыгымы структурасында барлык социаль проектлар сакланган һәм чагыштырмалы киңәйтелгән. Бюджет чыгымының өчтән ике өлеше диярлек социаль өлкәне финанслауга юнәлтелә. Милли проектларны тормышка ашыруга өстенлек бирелә. Бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең эш хакын күтәрүгә чыгым күләме арттырылган.


2019 елда милли иктисадка һәм торак-коммуналь хуҗалыкка 45 миллиард сум, гомуми дәүләт мәсьәләләренә — 11,4, бюджет hawa трансфертларга — 9,4, милли хәвефсезлеккә һәм хокук саклау эшмәкәрлегенә 1 миллиард сум юнәлтү күзаллана.

Читайте нас: