Якты юлдан
+9 °С
Облачно
Икътисад
19 Декабря 2018, 07:05

Үзәк банк 2019 елда товарлар кыйммәтләнүне фаразлады

Үзәк Банк фаразларына караганда, киләсе елда Русиядә автомобиль, бензин, тәмәке һәм алкоголь кыйммәтләнәчәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
Үзгәрешләр өстәлгән бәягә салым арту, акцизлар һәм Бөтендөнья сәүдә оешмасы таләпләре арту белән бәйле булачак. Бу хакта «Известия»гә регуляторда хәбәр иттеләр.


Үзәк Банк бәяләвенчә, ягулык һәм тәмәке — 4,6% ка, машиналар — 0,2% ка, ә шәраб-0,9% ка кыйммәтләнергә мөмкин. Ягулык бәясе үсеше, үз чиратында, транспорт һәм складта саклау чыгымнарын арттырачак.


Экспертлар фикеренчә, нәтиҗәдә, бу башка товарлар, шул исәптән азык-төлек бәяләрендә чагылачак. Риск төркемендә икмәк-күмәч эшләнмәләре, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр.


Регулятор сораштырулары күрсәткәнчә, компанияләрнең күбесе төзелеш, транспорт һәм сәүдә өлкәсендә сату бәяләрен 8% ка кадәр арттырырга ниятли, бу көтелгән инфляция дәрәҗәсеннән югарырак.


Русия Банкы бәяләвенчә, киләсе елда ул 6% ка кадәр артачак. Экспертлар 5,3% ка кадәр үсеш фаразлый.


Читайте нас