Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Икътисад
19 декабрь 2018, 15:22

Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнеше 4,5 миллиард долларга җиткән

Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнеше 2018 елның 10 аенда 4,54 миллиард долларга җитә. Бу бер ел элеккеге чор белән чагыштырганда 13,4% күбрәк.

Беренче ун контрагент ил исәбенә Латвия, Белоруссия, Кытай, Германия, Казахстан, Һиндстан, Нидерландлар, Төркия, Финляндия һәм Польша кергән. Бу илләр белән сәүдә әйләнеше 3,45 миллиард доллар яки республика тышкы сәүдә әйләнешеннән 76% тәшкил иткән.


Чимал булмаган һәм энергетикага карамаган экспортның өлеше — республика экспортының гомуми күләменнән 44,2% (1,64 миллиард доллар). 2017 елның январь-октябренә үсеш 15,3% тәшкил иткән.



«Товарларның бу категориясендә күбрәк машиналар эшләү продукциясе, химия сәнәгате продукциясе һәм каучук, шулай ук металлар һәм алардан эшләнгән изделиеләр, азык һәм чимал озатылган», — дип хәбәр итә Башкортстанның Тышкы икътисади бәйләнешләр буенча дәүләт комитетының матбугат секретаре Илгизәр Санъяров.
Читайте нас: