Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Икътисад
17 декабрь 2018, 11:42

Уфада иң арзан бензин хаклары

Дәүләт статистикасының федераль хезмәте Идел буе федераль округында бензинның уртача бәясен исәпләп чыгарган.

Уфада АИ-92 маркалы автомобиль бензинының литры 40,59 сум тәшкил иткән, АИ-95 - 43,63 сум, АИ-98 — 47,87 сум, дизель ягулыгы — 45,85 сум.

Әлеге мәгълүматлар агымдагы елның 10 декабренә билгеләнгән.

Тулаем алганда, Уфада нефть продуктының уртача бәясе 41,59 сум тәшкил иткән. Бу - Идел буе федераль округы буенча иң түбән күрсәткеч.

Чабаксарда иң кыйммәт бензин – литры өчен 43,93 сум, икенче урында Түбән Новгород — 43,46 сум, өченче урында Пермь — 43,42 сум.
Читайте нас: