Якты юлдан
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
12 декабрь 2018, 11:43

Яңа елдан хезмәт хакының минималь күләме 117 сумга арта

Дәүләт Думасы өченче укуда 2019 елдан хезмәткә түләүнең минималь күләмен яшәү минимумы дәрәҗәсе — 11 280 сумга җиткерү өчен 117 сумга арттыру турында закон проектын хуплады.

Хезмәткә түләүнең минималь күләмен арттыру 3,7 миллион кешегә кагыла, дип билгеләнә аңлатмада, ә бюджет хезмәткәрләренең эш хакын яшәү минимумына кадәр күтәрү дәүләткә 5 миллиард сумга төшә.


Соңгы тапкыр хезмәткә түләүнең минимал күләмен быел 1 майда арттырганннар иде — хәзер аның күләме 11 163 сум тәшкил итә.

Читайте нас: