Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Икътисад
30 ноябрь 2018, 12:00

Бу төркем – эшкуарлар өчен

“Башкортстанда бизнес белән шөгыльләнергә әзер һәм шул ук вакытта республика үсешенә өлеш кертергә әзер амбициоз яшьләр (алар гына да түгел) күп, әмма аларга тиешле игътибар күрсәтелми”. Бу турыда республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Фейсбук” социаль челтәрендәге үз битендә язды.

– Еш кына дәүләт ресурсларын дөрес файдаланмау, эшкуарларга булышлык итү механизмнары җитешмәве белән очрашабыз. Алар республика җитәкчесе белән тиешле бәйләнешкә керә алмый. Кире элемтә юк. Малтабарлар эшендә еш очрый торган хәл – чиновникларның вазыйфаларын усал нияттә файдаланулары турында беркемгә дә сөйли алмыйлар, – дип яза төбәк җитәкчесе.

Моңа бәйле Радий Хәбиров “Фейсбук”та бизнес белән аралашу өчен яңа төркем ачты.

– Биредә мәгълүмат кабул итәчәкмен һәм аңа җавап бирәчәкмен. Игътибар итегез, әлеге төркем – нәкъ эшкуарлар, инвесторлар, бизнесменнар өчен. Башка мәсьәләләр, дәгъвалар буенча минем социаль челтәрдәге төп битемне файдаланыгыз.
Читайте нас: