Якты юлдан
+2 °С
Ясно
Барысы да Жиңү өчен
9 Октября , 08:50

Хәрбиләрнең балаларына - хәстәрлек

Башкортстанда махсус хәрби операция яугирләренең гаиләләре балалар бакчасы өчен түләүдән азат ителде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Хәрбиләрнең балаларына - хәстәрлекХәрбиләрнең балаларына - хәстәрлек
Хәрбиләрнең балаларына - хәстәрлек

Хәзер махсус хәрби операция яугирләренеж, «БАРС» подразделениесе хәрбиләренең балалары бакчага йөргән өчен түләми. Тиешле карарны республика Хөкүмәтендә имзаладылар.

Социаль ярдәм чарасы Башкортстан территориясендә яшәүче Русия гражданнарына бирелә. Документ нигезендә, балалар бакчалары өчен түләүдән азат ителү хокукына ия категорияләр исемлеге киңәйтелгән.

Гражданнар исемлегенә түбәндәге категорияләр кертелгән:

1. Махсус хәрби операциядә катнашучы (катнашкан) кешеләр, хәрби бурычларны үтәүгә булышлык итүчеләр;
2. Русия территориясенә кораллы бәреп керүне кире кагуда катнашучылар;
3. 2014 елның 11 маеннан башлап Кораллы Көчләр, Донецк Халык Республикасы хәрби формированиеләре һәм органнары, Луганск Халык Республикасындагы халык милициясе составында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан кешеләр;
4. Русия Оборона министрлыгының «БАРС» бүлекчәсенә хезмәткә алынган кешеләр;
5. СВО зонасында имгәнүләр яки авырулар алган гражданнар;
6. Махсус хәрби операция барышында һәлак булган яки Русия гражданлык законнары нигезендә аларны вафат, дип игълан итү көненә кадәр хәбәрсез югалганнарның балаларының ата-аналары (законлы вәкилләре).
Ярдәм чарасы хәрби хезмәт узу турында контрактлар төзү датасына һәм урынына бәйсез рәвештә күрсәтелә.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда СВО яугирләренә һәм ветераннарына, шулай ук аларның гаиләләренә ярдәм итүнең 50дән артык чарасы эшләнгән һәм гамәлдә. Алар исәбенә белем һәм дәвалау, шулай ук фронттан өйгә кайтучы ир-атларны эшкә урнаштыру, аларны реабилитацияләү һәм социализацияләү мәсьәләләре керә.

Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/care/2026-10-09/h-rbil-rne-balalaryna-h-st-rlek-4840215

Фото: "Башинформ"

Хәрбиләрнең балаларына - хәстәрлек
Хәрбиләрнең балаларына - хәстәрлек
Автор:
Читайте нас