Якты юлдан
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 июль 2021, 09:45

Россиядә Авыл хуҗалыгының беренче микроисәбен алу планлаштырыла

Авыл хуҗалыгының микроисәбен алуның төп максатларыннан берсе — авыл хуҗалыгында булган структур үзгәрешләр турында рәсми статистик мәгълүмат туплау.

Россиядә Авыл хуҗалыгының беренче микроисәбен алу планлаштырыла
Россиядә Авыл хуҗалыгының беренче микроисәбен алу планлаштырыла

Исәпкә алучыны тану җиңел булачак: ул махсус яктылык кайтаргыч полосалары һәм «Сельскохозяйственная микроперепись»  эмблемасы булган яшел төстәге махсус экипировка (накидка һәм кепка) кигән була. Исәпкә алучының үзе белән таныклыгы булырга тиеш.

Шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гражданнарның башка шәхси хуҗалыклары хуҗалары өчен исәпкә алу кәгазендә йортта яшәүче затлар саны, җир кишәрлекләреннән файдалану   характеристикасы һәм структурасы, авыл хуҗалыгы хайваннарының баш саны турында сораулар бар. Шул ук вакытта исәпкә алучыга бернинди документ та күрсәтергә кирәкми – исәпкә алу кәгазендә андый пункт каралмаган.

Авыл хуҗалыгында 2021 елгы микроисәп алуның үзенчәлеге — заманча технологияләр куллану. Сораштыруда планшет компьютерлар кулланылачак. Бу мәгълүматның сыйфатын шактый арттырырга һәм мәгълүматлар җыю һәм эшкәртү процессын тизләтергә мөмкинлек бирәчәк.

Башлангыч нәтиҗәләр — 2021 елның IV кварталында, ә ахыргы нәтиҗәләр 2022 елның IV кварталында ясалачак. Микроисәп йомгаклары авыл хуҗалыгында булган структур үзгәрешләр турында белергә мөмкинлек бирәчәк, бу аның үсеш фаразын, икътисади ярдәм чараларын эшләргә һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

 

Россиядә Авыл хуҗалыгының беренче микроисәбен алу планлаштырыла
Россиядә Авыл хуҗалыгының беренче микроисәбен алу планлаштырыла
Автор:
Читайте нас: