Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 июнь 2021, 13:16

Россиядә умартачылык турындагы закон үз көченә керде

Әлеге документ умартачылык хуҗалыкларына ярдәм күрсәтү чараларын, умартачылар ассоциацияләренең хокукларын һәм бу өлкәдә хакимият органнарының вәкаләтләрен билгели.

Россиядә умартачылык турындагы закон үз көченә керде
Россиядә умартачылык турындагы закон үз көченә керде

Умартачылык турындагы закон (ул Россиядә бал кортлары үрчетү, аларны саклау кагыйдәләрен, шулай ук тармак хуҗалыкларына ярдәм күрсәтү чараларын билгели) 29 июньдә үз көченә керә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Әлеге документ умартачылык хуҗалыкларына ярдәм күрсәтү чараларын, умартачылар ассоциацияләренең хокукларын һәм бу өлкәдә хакимият органнарының вәкаләтләрен билгели. Аерым нормалар бал кортлары авыруларын кисәтү һәм дәвалау, аларның пестицидлар һәм агрохимикатлар белән агулануын булдырмау, нәсел продукциясен саклауга багышланган.

Россия умартачылар берлегендә искәртүләренчә, моннан ике ел элек авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең пестицидлар куллану регламентларын бозуы нәтиҗәсендә 30 төбәктә бал кортларының күпләп үлүе әлеге документны әзерләү өчен төп сәбәп булган. «Документның максаты бал кортларының химикатлар белән агулануын булдырмау өчен саклау механизмнарын билгеләү, тармакны дәүләт ярдәме белән тәэмин итү, шулай ук базардан фальсификатны алудан гыйбарәт. Кабул ителгән закон тармак өчен мөһим документ булып тора», — дип искәрттеләр берлектә.

Шул ук вакытта, Россия умартачылар берлегендә билгеләп үтүләренчә, кайбер актларны тиз арада кабул итмәгән очракта законны нәтиҗәле үтәүдә кыенлыклар туарга мөмкин: аерым алганда, биредә чәчүлекләрне пестицидлар белән эшкәртү турында хәбәр итү регламенты, фальсификатлар һәм дару препаратларын куллануны контрольдә тоту, финанс чаралары тәкъдим итү кагыйдәләре һәм умартачы статусы хакында сүз бара.

Әйтик, чәчүлекләрне эшкәртү турында кырдан җиде чакрымга кадәр ераклыкта һәм эшләрне башлаганчы өч көннән дә соңга калмыйча хәбәр итәргә тиешләр.

Закон бал кортларын дәвалаганда Россиядә дәүләт теркәве узмаган препаратлар куллануны тыя. Россия умартачылар берлегендә ачыклык кертүләренчә, аның гамәлдә булу өлкәсе киңәйтелергә тиеш. Шулай ук фальсификатны контрольдә тоту таләпләренә төгәллек кертергә, ә сатуга озатыла торган балга анализ ясау өчен ветеринария лабораторияләрен яңадан торгызырга кирәк, дип искәрттеләр берлектә.

Закон нигезендә, умартачылык хуҗалыгы юридик зат, крестьян (фермер) хуҗалыгы, шулай ук шәхси эшкуар булырга мөмкин. «Шул рәвешле, физик зат хокукый кырдан төшеп кала, ә зур булмаган умарталык хуҗаларына юридик затка әверелү, хисапчы яллауга бәйле чыгымнар тотуның мәгънәсе юк, шуңа күрә мондый хуҗалыклар өчен эшчәнлек һәм исәп-хисап нормаларын билгеләргә кирәк», — дип искәрттеләр Россия умартачылар берлегендә.

https://tatar-inform.tatar/news/society/29-06-2021/rossiyad-umartachylyk-turyndagy-zakon-z-k-chen-kerde-5828462

ФотоG https://россельхоз.рф

 

Россиядә умартачылык турындагы закон үз көченә керде
Россиядә умартачылык турындагы закон үз көченә керде
Читайте нас: