Якты юлдан
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 декабрь 2020, 10:55

Благовещен районында заманча сугым цехы эшли башлаячак

#национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостанБүген республикада 347 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эшли, шуларның 43е 2020 елда булдырылган. Бер ел эчендә булдырылган авыл хуҗалыгы кооперативлары саны буенча Башкортстан өч ел буена Русия Федерациясендә алдынгылыкны бирми. Монда гражданнар башлангычлары нигезендә керем китерүче проектларга ярдәм итү буенча программа да үз өлешен кертте. 2018-2019 елларда төбәктә 230дан артык авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эшли башлады.

Благовещен фермеры Артем Вотинов, керем китерүче проектларга ярдәм итү программасы кысаларында 2019 елда 2,64 млн сумлык грант отып, коллегалары белән бергә «Благфермер» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативын булдырган. Эшкуарлар итне беренчел эшкәртүне үстерергә ниятләгәннәр. Бүген актив авыл халкы модульле сугым цехын төзүне тәмамлый. Ул Изәк авыл советы биләмәсендә урнаштырылган. Монда сугымга дуңгызларны, атларны һәм эре мөгезле малны кабул итәчәкләр. Цех файдалануга әзер, рөхсәт документларын рәсмиләштереп бетәсе калган. Предприятие 2021 елның гыйнварында эшли башлар, дип планлаштырыла.
https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/54672
Читайте нас: