Якты юлдан
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 ноябрь 2020, 16:40

Иң яхшылар арасында

Кыңгыр-Мәнәвез участогы ветеринария хезмәтен нәтиҗәле эш өчен билгеләп үттеләр.

Кыңгыр-Мәнәвез авыл Советы авыл биләмәсе территориясендә район ветеринария станциясенең зур бүлекчәләренең берсе урнашкан. Бу - Кыңгыр-Мәнәвез ветеринария шифаханәсе. Ул узган елның гыйнварында Калинин һәм Кыңгыр-Мәнәвез ветеринария участокларын кушу юлы белән оештырылган иде. Аны яшь белгеч Азамат Ишниязов җитәкли. Участок ветеринария дәвалау зонасына 10 торак пункт керә, анда 4094 баш мөгезле эре терлек, 496 сарык, 137 ат һәм 3725 баш кош-корт асрала. Ике тәҗрибәле ветеринария фельдшеры Юрий Марков һәм Ринат Хәкимов эпизоотик иминлеккә ярдәм итәләр. Алар вакцинация, биркалау, кастрация һәм ясалма орлыкландыру үткәрәләр. Ай саен сөт көтүләрен сыер маститларына тикшерәләр, башка дәвалау процедуралары үткәрәләр.
Быел Кыңгыр-Мәнәвез участок ветеринария шифаханәсе «БР Дәүлет ветеринария челтәренең иң яхшы подразделениесе» конкурсында катнашты һәм 100 мең сумлык сертификатка лаек булды, республика буенча шундый ветеринария подразделениелере арасында хаклы рәвештә өченче урынны алды.
Владимир СМОЛОВ.
Фото районның Авыл хуҗалыгы идарәсеннән.
Читайте нас: