Якты юлдан
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 октябрь 2020, 11:02

Башкортстанда аграрийларга уку чыгымнарын субсидияләячәкләр

#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты;#нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутинАгымдагы елдан республикада авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә уку килешүләре буенча хезмәткәрләрне укытуга, шулай ук студентлар тарафыннан максатлы укыту һәм җитештерү практикасын узуга бәйле чыгымнарның бер өлешен компенсацияләячәкләр.

Бу «Башкортстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында мөмкин булды, ул быел эшли башлады.
Агымдагы елда субсидия ставкасы 30 процент тәшкил итә һәм ул Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы белем бирү учреждениеләрендә укучыларга кагыла. Башкортстанда ул - Башкортстан дәүләт аграр университеты.

Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрдән документлар кабул итү 2020 елның 19 октябреннән 6 ноябренә кадәр Уфа шәһәре, Пушкин урамы, 106нчы йорт, 321нче кабинет адресы буенча алып барылачак. Элемтә өчен телефон номерлары: 8(347) 218-06-22, 218-05-40, 218-05-44.
https://kamatannari.rbsmi.ru
Читайте нас: