Якты юлдан
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 август 2020, 11:20

Узган елгы күрсәткечләрне узып киттек!

Начар һава торышы Башкортстанда урып-җыю темпларын акрынайтты.

Шуңа да карамастан, күрсәткечләр барыбер узган елгы дәрәҗәдән артып китә, дип билгеләп үтте Башкортстан авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов республика Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә. 15 августка бөртекле һәм кузаклы культуралар 27 процентка суктырылган. Төбәк игенчеләре 1 миллион 180 мең тонна ашлык җыйган, бу узган елгы күрсәткечтән 863 мең тоннага күбрәк.

- Бөртекле культураларның уртача уңышы быел гектардан 25,3 центнер тәшкил итә, бу да узган елгы дәрәҗәдән 4,4 центнерга күбрәк. Монда Чакмагыш районы игенчеләре аерылып тора. Алдагы атналарда һава торышы фаразы сөендерми, дымлы ашлыкны җыеп алырга туры киләчәк, аны махсус агрегатларда киптерергә кирәк булачак. Агымдагы елның урып-җыю барышы кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, киптерү куәтләре һәм ашлык чистарту машиналары булмау сәбәпле, тоткарлана, - дип билгеләп үтте Илшат Фазрахманов.

Министр белдерүенчә, урып-җыю кампаниясе йомгаклары буенча иң яхшы хезмәткәрләр кыйммәтле бүләкләр алачак, дип билгеләп үтте. Механизаторларны, машина йөртүчеләрне, комбайнчыларны һәм операторларны бүләкләү өчен 20 җиңел автомобиль бүленгән.

- Авыл халкына өметебез зур. Узган ярты елда сәнәгать җитештерүе индексы билгеле сәбәпләр аркасында бераз кимеде, әмма авыл хуҗалыгы безгә үсеш бирә, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/selo/Uzgan-elgi-k-rs-tkechl-rne-uzip-kittek-414257/
Читайте нас: