Якты юлдан
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 июль 2020, 17:09

Район хуҗалыклары яңа техника белән тулыланды

Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре аның ихтыяҗлары hәм мөмкинлекләре өчен туры килә торган техниканы hәм җайланмаларны сайлап алу мөмкинлегенә ия

Тотрыклы үсүче хуҗалык өчен авыл хуҗалыгы техникасы булу — тармакның җитештерү потенциалы өчен мәҗбүри шарт. Теләсә кайсы авыл хуҗалыгы предприятиесенең матди-техник җиhазланышы, барыннан да элек, хуҗалыкның да, тулаем районның да тотрыклы үсешен билгели. Моннан тыш, техник халәт авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфатын hәм санын арттыруга, җир биләмәләренең уңдырышлылыгын арттыруга hәм кеше хезмәтен җиңеләйтүгә ярдәм итә.
Районның фермер хуҗалыклары hәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, нигездә, махсус техника белән җиhазландырылган, әмма паркны яңарту темасы аларның күбесе өчен актуаль булып кала бирә.
2019 елның 1 ноябреннән хуҗалыкның матди-техник базасын модернизацияләү «Росагролизинг» җәмгыятенең 2020 елгы техника паркын яңарту программасы ярдәмендә мөмкин булды. 2020 елгы техника паркын яңарту программасы аграрийларга дәүләт ярдәме белән ташламалы шартларда техника hәм җиhазлар тәкъдим итә.
Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре үз ихтыяҗлары, hәм мөмкинлекләре өчен туры килә торган техниканы hәм җайланманы сайлап алу hәм «Росагролизинг» җәмгыятенә гариза белән мөрәҗәгать итү мөмкинлегенә ия.
Әлеге программа ярдәмендә районның өч хуҗалыгы үз паркларын яңа hәм заманча авыл хуҗалыгы техникасы белән тулыландырды. «Ямалтдинов Р.Т.» крестьян-фермер хуҗалыгы лизинг буенча «Кировец» К-730 тракторы сатып алды. Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рим Тәүхетдин улы сүзләренә караганда, ул бу модельне югары җитештерүчәнлек, маневрлылык hәм, иң мөhиме — гади hәм ышанычлы булуы өчен сайлаган. Мондый трактор ел дәвамында 2000 гектарга кадәр агросрокларны тулысынча үтәп чәчәргә мөмкинлек бирә. Моның өчен тагын 5 СКП-2,1 чәчкеченнән торган чәчү комплексы сатып алынды.
Шул ук программа буенча «Михайлов С.К.» крестьян-фермер хуҗалыгы МТЗ-82,1 тракторы hәм БДТ-4,8 «ЗВЕЗДА» каты дисклы тырманы сатып алды, ул шушы көннәрдә басуга чыгачак.
С. Юлаев исемендәге кооператив NOVA-340 ашлык уру комбайнына ия булды. Әлеге хуҗалыклар җитәкчеләре «Росагролизинг» җәмгыяте техника сатып алуга март аенда ук гаризалар тапшырган иде, ә бу көннәрдә алар белән тәэмин итү булды.
Айгөл ГӘРӘЕВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: