Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 июнь 2020, 14:05

Кытай Башкортстан шикәре белән кызыксына

Бу җәһәттән тиешле документларга кул куелган да инде. Чишмә шикәр заводы чөгендер түбен Кытай Халык Республикасына җибәрә башлаячак. Кытайның төп таможня идарәсе Чишмә шикәр заводына поставкаларга тиешле аккредитация бирде.

Предприятие эшкәртү продукциясен Азия иленә быелның көзендә үк төяп җибәрергә әзер. Чөгендер түбе - терлек азыгы җитештерү өчен компонент буларак кулланыла ала. «Таврос» компаниясенең «Чишмә шикәр заводы» җәмгыяте генеральный директоры Юрий Баримбойм сүзләренә караганда, бөтен предприятие 25 мең тонна чөгендер түбе җитештерергә планлаштыра. Чималның бер өлеше ТАВРОС компанияләр төркеме терлекчелек мәйданчыкларына куелачак, калганын Кытайга экспортларга мөмкин булачак, чөнки ул компания өчен стратегик һәм логистик яктан кызыклы. Русия Президенты Владимир Путин "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проектын билгеләгәндә, тәү чиратта, әлеге тармакның үсүен күз уңында тоткан иде. Республиканың аграр тармагының чит илләр белән хезмәттәшлек урнаштыруы нәкъ шушы бурычның зур бер күрсәткече дә инде.
https://kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: