Якты юлдан
+4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 июнь 2020, 12:50

Азык культуралары өлгерде

Республикада терлек азыгы әзерләү айлыгы башланды.

Июнь уртасыннан безнең аграрийлар, чәчү эшләреннән соң әле ял итеп өлгермичә, бөтен көчләрен терлек азыгы әзерләүгә юнәлдерәләр. БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы республиканың барлык авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә азык әзерләү кампаниясенә рәсми старт бирде.
Район буенча эре мөгезле терлекләр саны, шул исәптән сыерлар һәм бозауларны да кертеп, бу елда 16278 баш тәшкил итә. Атлар — 1110 баш, сарыклар һәм кәҗәләр — 9500 баш. Бурыч шундый: киләсе абзар чорын нинди дә булса проблемаларсыз үткәрү өчен һәр шартлы баш терлеккә 30 центнер азык берәмлеге әзерләргә кирәк. Әмма моның өчен азык культуралары чәчәк аткан чорда терлек азыгы әзерләүгә исәпләнгән 12222 гектар җыеп алырга кирәк булачак. Бу 8272 гектар күпьеллык һәм 2024 гектар берьеллык үләннәр. Силослауга 1602 гектар сусыл үлән һәм 1016,5 гектар кукуруз басулары исәпләнгән.
Владимир СМОЛОВ.
Автор фотосы.
Читайте нас: