Бу хакта белгечләр, туфракны казып, анда имин кышлаган саранча "гаиләләрен" тапканнан соң, хәбәр иткән.
Республикада тикшерелгән 18,8 мең гектар мәйданның 2,5 гектарында әлеге куркыныч бөҗәкләр табылган. Хәйбулла, Куергазы, Федоровка, Стәрлебаш, Учалы, Зианчура, Әбҗәлил, Мәләвез, Дүртөйле районнарында саранча үрчү хәвефе аеруча зур.
- Быелгы кыш саранча өчен уңай килде. Язның артык җылы булуы да хәлне кискенләштерде, - ди белгечләр. - Уңышны саклап калу өчен бүгеннән үк саранчага каршы җитди көрәшне башлау кирәк. Көтүлекләрдә, күпъеллык үләннәр чәчелгән басуларда ул күп күренә. Ташландык мәйданнарны да күз уңыннан ычкындырмау кирәк.