Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 Май 2019, 16:10

Чәчү графиктан алда бара

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән киңәшмәдә Хөкүмәт вице-премьеры вазыйфасын башкаручы, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белдерүенчә, республикада язгы чәчү графиктан ике атнага алда бара.

Бүгенгә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре тарафыннан 1,2 миллион гектар мәйдан чәчелгән, бу — планның 60 проценты. Илеш, Авыргазы, Кушнаренко, Чакмагыш һәм Бакалы районнарында чәчү эшләре төгәлләнеп килә. Учалы, Краснокама, Балакатай районнарында исә чәчүгә яңа төшкәннәр.


— Иртә культураларны чәчүне — 25 майга, ә карабодайны 10 июньгә тәмамларга планлаштырабыз. Һава торышының имин булуына өметләнәбез, — диде чыгыш ясаучы.


Ул билгеләвенчә, субсидияләр һәм лизинглар рәвешендә тудырылган шартларга карамастан, республикада заманча чәчү комплекслары җитешми. Радий Хәбиров, аграрийлар авыл хуҗалыгы техникасына мохтаҗ икән, аны сатып алырга кирәк, дип белдерде.


Республикада уҗым 140 мең гектарда һәлак булган иде, быел аннан күрелгән зыян күләме 1 миллиард сум тәшкил иткән. 42 район басулары зыян күргән.

Читайте нас: