Мәгълүм булуынча, әлеге проект “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм итү” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Документка ярашлы, “Агростартап” гранты төрендә финанс ярдәмгә крестьян-фермер хуҗалыклары – авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары агымдагы финанс елында чыгымнарын каплатуга, аграр кооперация өлкәсендә компетенция үзәкләре берлектәге финанслауга исәп тота ала.