Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 апрель 2019, 16:51

Чәчүгә әзерлек ничек?

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров авыл хуҗалыгында җитештерү күләменең кимүенә бәйле борчылу белдерде.Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә хәбәр ителүенчә, 3 апрельдән Башкортстанда ташкын вакытына барлык коткару чаралары һәм көчләре әзерлек сызыгына баса.

Ташкынны мониторинглау өчен 14 очу аппараты кулланылачак. Гадәттән тыш хәл була калса, 659 вакытлыча урнаштыру пункты 160 мең кешене кабул итәргә әзер.Башкортстанның гидрометеорология һәм тирә-як мохитне мониторинглау идарәсе мәгълүматлары буенча, быел көчле ташкын көтелми.


Киңәшмәдә республика Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Илшат Фазрахманов язгы кыр эшләренә әзерлек барышы турында чыгыш ясады.


Уҗым культураларының 57 процентының торышы яхшы, дип билгеләде ул. Аларның 7 процентын яңадан чәчәргә туры киләчәк. Техниканың әзерлеге — 96 процент. Басу эшләрендә 10 меңнән артык трактор катнашачак. Минераль ашламалар һәм үсемлекләрне саклау чараларын сатып алу актив бара. Чәчү вакытында 2 миллиард сумлык ягулык таләп ителәчәк. Ә гомумән, чәчүне үткәрүгә барлык дәрәҗә бюджетлардан 4 миллиард 175 миллион сум акча бүленәчәк. Планга ярашлы, чәчү эшләре 15 июньдә тәмамланырга тиеш.

Читайте нас: