Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 март 2019, 12:52

Үсеш ноктасы – авылдан

Республиканы чит илләрдә куәтле аграр төбәк буларак таныйлар.

Башкортстан — Русиянең тотрыклы үсеш юлында булган һәм Бөтендөнья сәүдә базарында милли бренд үрнәкләре, иген­­челек һәм терлекчелек продукциясе белән хезмәттәшлекне арттыра баручы аграр төбәкләренең берсе. Узган йөз еллык тарихында республиканың социаль-икътисади үсешендә авыл хуҗалыгы мөһим урын тотты. Соңгы елларда Башкортстан тулай аграр продукция җитештерү күләме буеча Урал төбәгендә тотрыклы рәвештә беренче урынны биләсә, Русия Федерациясендә 3-4нче баскычтан төшми. Республиканың җир биләмәләре 7 миллион гектардан арта, шуның 5 миллионга якыны — сөрентеләр. Баш­кортстан­ның төрле климатик зоналарга бүленеп урнашуы аграр җитештерү мөмкинлекләрен дә арттыра. Соңгы еллардагы иң зур казаныш­ларның берсе – аграр экспорт күләме үсү. Башкортстан продукциясе Иран, Мисыр, Израиль, Әзербайҗан, Банг­ла­деш, Германия һәм Латвия, Бельгия, Согуд Гарәбстаны, Литва, Шри-Ланка, Монголия, Белоруссия, Казахстанга озатыла.

Читайте нас: