Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 март 2019, 11:49

Хәзер фермерга эш башлау җиңелрәк, элек колхоз аяк чала иде

Башкортстан эшмәкәре Илфат Әхмәтшин, бүген фермерга эш башлап җибәрү күпкә җиңелрәк, дип саный. Бу хакта ул бүген VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында Игенчеләр сараенда узган авылларда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә багышланган секция утырышында әйтте.

"2000 еллар башында эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр күбрәк иде, әмма анда юллар ябык иде. Шул вакытта авыл өчен югалту булды, хәзер инде эшмәкәрлеккә тартылучы яшьләр азрак шикелле. Дөрес сәясәт алып бармау сәбәпле, авыл хуҗалыгында калырга теләүче күп кенә кешеләр кала алмады. Себергә, шәһәрләргә киттеләр, нәтиҗәдә, авыл югалту кичерде", - ди ул.
Читайте нас: