Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 март 2019, 11:32

Максат — дөнья базары!

12 мартта Уфада Агросәнәгать форумы һәм “Агрокомплекс-2019” халыкара күргәзмәсе ачылды. Аграр форум Русиядә иң эре һәм әһәмиятле чара булып тора.

Экспозицияләрдә Русия һәм чит илләрдән 350дән артык авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйле компанияләр катнашты. Мәртәбәле чараны ачуда республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, Чехиянең аграр ведомство башлыгы урынбасары Павел Весело, Австриянең Тотрыклы үсеш һәм туризм мәсьәләләре буенча министрлыгының генеральный секретаре Йозеф Планк, “Росагролизинг” акционерлар җәмгыяте генеральный директорының беренче урынбасары Владимир Балтер, Германиянең федераль авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Мартин Шюсслер һәм Югары икътисад институты үзәге директоры Александр Чулок катнашты һәм чыгыш ясады.

Читайте нас: