Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 март 2019, 13:35

Авылны саклау — төп бурычыбыз

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Республика йортында “ЭкоНива” компанияләр төркеме президенты Штефан Дюрр белән очрашты. Яклар төбәктә сөт терлекчелеге өлкәсендә яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру турында сөйләште.

Әлеге вакытта “Башкортстанның төньяк басуы” җәмгыятенең бүлендек предприятиесе Ярмәкәй, Бәләбәй, Бишбүләк районнарында 15 400 баш савым сыерына исәпләнгән дүрт сөтчелек комплексы төзергә планлаштыра. Аларның еллык җитештерү куәте 124,7 мең тонна югары сыйфатлы сөт булачак. Инвестицияләр күләме 17,5 миллиард сумга бәяләнә. Нәтиҗәдә, 600 яңа эш урыны булдырылачак.




Читайте нас: