Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 гыйнвар 2019, 12:28

Февральдә бакча эшләре

Февраль – бакчачыларның әкренләп сезонга әзерләнә башлаган чагы.

Февраль аенда бакча эшләре:



- Саклауга куйган бүлбе, суганча, чыбыкчаларның торышын тикшерү;


- Бакчада кар тоту, тычканнар ияләшмәсен өчен, агач тирәләрендәге карны таптап тыгызлау;


-Орлык материалларын барлау, стратификация үткәрү, яңа орлыкларга заказ бирү, кайтарту;


-Үзең әзерләгән орлыкларның (кишер, чөгендер, кабак, ташкабак, помидор һ.б.) тишелешләрен тикшерү;


- Чәчү әйләнешен карап (мөмкин булганча), үсемлекләрне утырту өчен план төзү;


- Өй шартларында үсә торган помидор, борыч (12 февраь) чәчү;


- Борыч, баклажан, помидор (16-17, 25 февраль) чәчү.



Рассаданы ничек әзерләргә?


Рассада өчен туфракны көздән әзерлибез. Кибет туфрагын гына җиткереп булмый, шуңа күрә черемәле, уңдырышлы туфракны капчыкларга тутырып әзерләп калдырган булсагы, оттырмассыз. Яз көне шушы туфракка кибетнекен өстәп, вермикулит, кокос субстраты, әзрәк көл салып рассада өчен әзерләгез.


Сыек кына марганцовка эремәсен туфракка сибегез. Бер тәүлектән соң орлыкларны чәчкәч, су сибегез. Күбрәк кар суын эретеп сибәргә тырышыгыз.

“Бакча аптечкасы булдырыгыз”
Бакча аптечкасында үсемлекләр өчен нашатырь спирты, йод, зеленка, бор кислотасы, марганцовка, аш тозы, сөт сывороткасы, чүпрә тотыгыз.
Читайте нас: